Лениногорск политехник көллиятендә түгәрәк өстәл утырышы узды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск политехник көллиятенең 70 еллыгына багышланган юбилей чаралары кысаларында 2023 елның 27 сентябрендә «2023 елның сентябреннән мәктәпләрнең дәрестән тыш эшчәнлегенә кертелгән «Россия - минем горизонтларым» һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне үстерү" актуаль темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.

Түгәрәк өстәл эшендә колледж администрациясе, «ЛМР» МБ Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы мәктәпләре директоры, предприятие һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты. 

Колледж директоры түгәрәк өстәлдә катнашучыларга сәламләү сүзендә укучыларның үзбилгеләнүе Һәм карьера навигациясе өчен колледж базасында һөнәри юнәлеш бирү чаралары үткәрү рәвешендә шартлар тудыру өчен хезмәттәшлек тәкъдим итте.

Гөлназ Альбертовна мәктәп укучылары арасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру аша шәһәр предприятиеләрендә кадрлар дефициты проблемасын вакытында хәл итү мәсьәләсенең мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. Үз чиратында, предприятие җитәкчеләре кадрлар кыилыгы проблемасы турында расладылар һәм мәктәпләр белән һөнәри юнәлеш буенча хезмәттәшлек итү турындагы карарны хупларга әзер булулары турында хәбәр иттеләр, мәктәп укучылары өчен предприятиеләрнең эш урыннарына экскурсияләр оештырырга вәгъдә иттеләр. Утырыш нәтиҗәсе булып «Россия – Минем горизонтларым»һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыруда колледж, предприятие һәм мәктәпләрнең хезмәттәшлеге турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International