Лениногорск балалар китапханәсендә "Татар халкының энҗесе" татар мәдәниятенә багышланган бәйрәм булып узды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

27 сентябрьдә Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Татар халкының энҗесе»татар мәдәниятенә багышланган бәйрәме булды.

Чара Президентның Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан хупланган «Халык китабы фестивале» проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Бәйрәмне ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Лениногорск муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Гөлнара Зарипова ачты. Китапханәчеләр балаларга татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, көнкүреше, милли костюмнары һәм кухнясы турында сөйләделәр. Балалар баян һәм курайда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Садовников башкарган татар көйләрен ишеттеләр. Шәмсуаровлар гаиләсе очрашуны шигырьләр һәм җырлар белән бизәде. 11нче гимназиянең «Энҗе бөртекләре» иҗат коллективының «Кое янында»фольклор номеры белән чыгышы бәйрәмнең үзенчәлеге булды.

Чара барышында тамашачылар, 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3Б сыйныф укучылары, актив катнашучылар булдылар: уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Милли Сабантуй бәйрәме белән танышып, балалар «чабыш» һәм «кашык белән йөгерү»уеннарында бик теләп катнаштылар. Ахырда кунаклар бәйрәм хуҗаларының милли ризыклары белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International