Үзмәшгульлекне рәсмиләштергәннән соң, бердәм пособиегә кайчан гариза бирергә мөмкин?

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

❗ Гаризаны үзмәшгуль буларак керемнәр расланганнан соң бер тулы айдан да иртәрәк бирергә ярамый (ягъни керемнәр расланганнан соң икенче ай)

✅ Пособие билгеләү өчен рәсми керемне раслау кирәк. Үзмәшгульлекнең ким дигәндә бер ае исәпләнгән чорга керергә тиеш

✅ Исәпләү чоры-12 ай, санау гариза биргәнче бер ай алдан башлана

✅ Ягъни үзмәшгульлектән кергән керем суммасына беренче чек формалашкан ай белән мөрәҗәгать иткән ай арасында бер тулы календарь ай (1 нче көннән 31 нче көнгә кадәр) үтәргә тиеш. Бу керем расланганнан соң икенче айда булачак.

☝ Мәсәлән:

Үзмәшгульлектән кергән керем сентябрьдә чагылыш таба. 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр үткәрәбез. Ноябрь аенда инде гариза бирергә була (айның теләсә кайсы көнендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International