Лениногорскида юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чираттагы утырыш узды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айдар Хаҗиевның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл-транспорт һәлакәтләре санын һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү буенча 2023 елның 8 ае йомгаклары буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кабул ителгән чаралар турындагы доклады белән таныштылар. 

Халык белән профилактика эшен оештыру турында БДД ДБУның Лениногорск районындагы профилактика бүлеге башлыгы Зөлфия Рахманова һәм «Лениногорск-Татмедиа» филиалы җитәкчесе Әнисә Мельникова чыгыш ясады.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов комиссия әгъзаларына хакимият органнары һәм Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары белән системалы эшне дәвам итәргә, урам-юл челтәрен тотуда ачыклана торган кимчелекләрне бетерү буенча чаралар күрергә, тизлек режимын үтәүне тикшерү өчен рейдлар үткәрергә, балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең һәр факты буенча тикшерүләр үткәрүне тәэмин итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International