ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

3 ноябрьдә Никахлашу сараенда КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы һәм  Лениногорск нефть техникумы студентлары  Пенсия фонды, нотариус, юрист-медиатор һәм «Бердәм Россия» җирле бүлекчәсе вәкилләре белән очрашты.

 

Туган якны өйрәнү музеенда үткән әлеге   чара бөтенроссия акциясе кысаларында үтеп, Россия киносы елына һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.

Шәһәребезнең Үзәк мәйданында бәйрәм уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Айлык кысаларында район һәм шәһәр китапханәләрендә халыкка гражданнар оборонасы турында мәгълүмат бирү максатында, төрле чаралар үтте.

31 октябрь - 3 ноябрь аралыгында «Көзге каникуллар – 2016” дигән шахмат турниры үтте. Анда шахмат буенча спорт мәктәбенә йөрүче 42 укучы катнашты.

Лениногорск көрәшчеләре грек-көрәше буенча республика турнирыннан призлы урыннар алып кайтты.Анда республика шәһәрләреннән 163 көрәшче көч сынашты.

“Лениногорск җылылык челтәрләре” предприятиесе электрогазосварщигы Иван Горбунов республика һөнәри осталык конкурсында икенче урын алды.

Туган якны өйрәнү музее үткәргән рәсем бәгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.

«Исток-Башлангыч» үзәгендә медсестра Аглиуллина Н.Ф. әлеге программа кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. Аның барышында өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен дөрес туклану мәсьәләләре күтәрелде, ахырдан методик рекомендацияләр бирелде.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

 «Яхшылык эшлә» акциясе кысаларында 1нче ТОС күп балалы Крыловлар гаиләсенә хәйрия ярдәме күрсәтте. ТОС рәисе  Ринат Миннегаләмов  балаларга җылы куртка һәм аяк киемнәре бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International