Аны Троицк приходының яшьләр бүлеге оештырды, нигездә православие яшьләре катнашты. Тамашачылар вальс биючеләргә сокланды, аларны әзерләргә Мәдәният сарае хореографы Евгения Быкова булышты.
Людмила Михайлова – бал кунагы берничә романс башкарды, Влад Виноградов скрипкада этюд уйнады.
Троицк приходы настоятеле, протоиерей Иоанн Антипов җыелган халыкны җылы тәбрикләде, Россиядә бал үткәрүнең тарихы турында сөйләде. Әлеге чараны үткәрергә ярдәм иткән район башлыгы Рәгать Хөсәеновка, Мәдәният сараенда үткәрергә мөмкинлек тудырган өчен аның директоры Флера Төхватовага рәхмәтен җиткерде.