Республикада өйгә мин пенсия фендыннан дип килеп, пенсия тупланмаларын дәүләтнекеннән дәүләтнеке булмаганга күчертү очраклары теркәлде. Республика буенча пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренең өйдән-өйгә йөрмәвен, СНИЛС ларын сорамауларын хәбәр итә. Алар шулай ук пенсия тупланмаларын каядыр күчерергә үгетләми. Гражданнар территориаль бүлекчәләрдәге клиент бүлекләрендә генә кабул ителә.