ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Шәһәребездә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Александрович Заварыкин исәлегенә республикакүләм грек-рим көрәше ярышлары узды.
Анда республиканың төрле шәһәрләреннән 253 көрәшче катнашты.

 

Шушы көннәрдә Тыл хезмәтчәне Мәрьям Гадый кызы Котлахмәтова 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Лениногорскига Мәрьям әби гаилә белән 50нче елларда ук күчеп килә.

Әлеге акча 2017 елның гыйнварында пенсионерларга түләнә. Әгәр кеше ике пенсия алса, мәсәлән, гадәтине һәм хәрбине – ул пенсия фонды линиясе буенча түләнәчәк. Ул гыйнвар аенда пенсия белән бергә китерелә. Әгәр кеше өйдә булмаса, ул икенче ай пенсиясе белән биреләчәк.

«Мөстәкыйль балалар” отряды тарафыннан үзәк мәйданда шул исемдәге акция үткәрелде. Анда плакатлар урнаштырылды, үтеп баручы әниләрне бәйрәм белән котладылар.

ЗАГС бүлегендә Гаилә нигезләре   дәресе үтте. 5 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары кунакка килделәр. Балалар алдында Наталья Поповченко, юрист-медиатор, чыгыш ясады.

Әниләр көне алдыннан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе шул исемдәге конкурс игълан иткән иде. Мәдәният сараенда үткән бәйрәмдә аның җиңүчеләрен бүләкләделәр. Төп призны   Бәдретдинова Карина алды.

26 ноябрьдә Мәдәният сараенда әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Ул “Яраткан әниләргә” дип аталды. Ике сәгать буена бию һәм җыр коллективлары чыгыш ясады.

 

25 ноябрь көнне   Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрь, республика язучылар берлеге әгъзасы   Таһир Шәмсуаровның "Җанлы шәм" исемле яңа китабы тәкъдим ителде.

Әниләр көне алдыннан шәһәребезнең Никахлашу сараенда гаиләләрендә икенче, өченче балалары туган 9 парга ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшырдылар.

Үзәк китапханәдә Мәскәү янындагы сугышның 75 еллыгына багышланган чаралар узды. Анда 10нчы мәктәп укучылары катнашты, ул көнне әлеге сугыш турында тулырак белде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International