25 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрь, республика язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаровның "Җанлы шәм" исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Анда шәһәр башлыгы Гөлфирә Рафикова, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Марс Исхаков, "Чишмә" иҗат берләшмәсе вәкилләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты. Кичә бик җылы һәм эчтәлекле үтте.