Шәһәребезнең "Яшьлек" спорткомплексында 3-4 декабрьдә бокс буенча халыкара турнир узачак. Башлана 12.00 сәгатьтә.
Көзге-кышкы чорда һава температурасы нык үзгәреп тору аркасында, боз ышанычлы булмый. Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе бозның калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булганда, бозга чыгарга ярамавы турында хәбәр итә.
1 декабрьдә сәгать 9дан 11гә кадәр халыкны Шәһәр башлыгы урынбасары, шәһәр Советы депутаты Гөлфирә Рафикова кабул итәчәк.
1 декабрьдә 17 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр халык өчен "Туры элемтә" оештырала. Лениногорскилылар торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәте буенча кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне коррупциягә кагылышлы сораштыруда катнашырга чакырабыз. Ул аноним, җаваплар гомумиләштереп кулланылачак. Һәр сорауда үзегезгә якын җавапны сайлап алыгыз.
25-27 ноябрь аралыгында шәһәребездә теннис буенча чираттагы турнир узды. Көч сынашырга Татарстан һәм Россиянең шәһәрләреннән спортчылар килгән иде.
Шәһәр һәм районда янгын күзәтчелеге бүлеге һәм газ хезмәте хезмәткәрләре газ җиһазларын тикшерәләр. Мондый рейдлар бар регионнарда да уза.
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Аның төп максаты сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтү, хокукларын яклау. Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсе инвалидларга тиешле түләүләр турында менә ниләр хәбәр итте
Әниләр көне уңаеннан барлык ТОСларда бәйрәм чаралары үтте. 7нче ТОС 16нчы балалар бакчасы белән бергә “Кул эшләре осталары” бәйгесен үткәрде.
27 ноябрьдә административ комиссиянең чираттагы утырышы, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр табаков катнашында үтте.