Шәһәребездә якташыбыз, Советлар Союзы Герое Иван Александрович Заварыкин исәлегенә республикакүләм грек-рим көрәше ярышлары узды.
Анда республиканың төрле шәһәрләреннән 253 көрәшче катнашты. Безнең 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр төрле яшь категорияләрендә дүрт- беренче, җиде – икенче, ун- өченче урын алды. Илгинар Хәйбрахманов, Нариман Сафин, Тимофей Седов, Константин Пикалев – беренчеләр, егетләрне котлыйбыз!