Лениногорскилы Мәрьям әби Котлахмәтованы юбилее белән тәбрикләделәр

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Тыл хезмәтчәне Мәрьям Гадый кызы Котлахмәтова 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Лениногорскига Мәрьям әби гаилә белән 50нче елларда ук күчеп килә. Гомере буе "Лениногорскнефть" идарәсендә хезмәт куя. Хәзер әби лаеклы ялда, өй түрендә иң кадерле кеше, якыннарының хөрмәтен күреп гомер кичерә.
Юбилярны котларга   балалары, күршеләре, эш урыннан да килгәннәр иде. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова   Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International