ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Шәһәрдә халык җыенннары дәвам итә. Чираттагысы 4нче мәктәпнең актлар залында 13нче ТОСка караган микрорайон халкы өчен үтте.

20 гыйнварда “Логос” үзәге волонтерлары һәм белгечләре Боз сараена барды. Анда тимераякта шудылар, төрле күнегүләр ясадылар. Моның өчен  А.В.  Линевичка рәхмәтләрен җиткерәләр

 


23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә шәһәребездә Шамил Бикчурин исемендәге премиягә ия булучылар билгеле булды.

Муниципаль район башкарма комитеты сезгә хезмәтне саклауны оештыру буенча бөтенроссия конкурсы игълан ителүе турында хәбәр итә.

«Исток-Башлангыч» үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чара үтте. Шәфкать туташы  Лаврентьева Алия Шәриповна үпкә авыруы турында сөйләде.

Авылларда җыеннар бара, үткән атнада Мордва Кармалкада, Сугышлы, Тимәш, Сарабиккол һәм тагын берничә авылда үтте.

Йорт җирегезне ут-күздән саклау өчен түбәндәгеләрне истән чыгармагыз:

Өйдә газ исе килүен сизгәндә, газ һәм электр приборлары белән эш итмәгез, тиз генә кранны ябыгыз, форточкаларны ачыгыз, бүлмәне җилләтегез; Бүлмәдә яки бина эчендә газ исе сизгән очракта тәмәке тарту, шырпы, зажигалка ише әйберләр куллану катгый тыела:

24 гыйнвар көнне 10.00-12.00 сәгать аралыгында Дәүләт Советы депутаты Илдус Касымов гражданнарны кабул итә.

Кабул итү адресы: Р.Булгаков урамы, 1А йорт.

«Исток-Башлангыч» үзәгендә холестиринны профилактикалау буенча чираттагы чара үтте. Шәфкать туташы Хәмитова  А.В. холестеринның кеше организмындагы роле турында сөйләде. Иң мөһиме - сәламәт яшәү рзәвеше алып барылырга тиеш, диде ул. Ахырдан һәр кешегә белешмәлекләр таратылды.

Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International