Газ белән сак булыйк

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Йорт җирегезне ут-күздән саклау өчен түбәндәгеләрне истән чыгармагыз:

Өйдә газ исе килүен сизгәндә, газ һәм электр приборлары белән эш итмәгез, тиз генә кранны ябыгыз, форточкаларны ачыгыз, бүлмәне җилләтегез; Бүлмәдә яки бина эчендә газ исе сизгән очракта тәмәке тарту, шырпы, зажигалка ише әйберләр куллану катгый тыела:

Газ приборларын бала-чагаларга һәм аның эш җаен беләмәүчеләргә куллану киңәш ителми; Газ плитәсен чиста тотыгыз, горелка корпусын һәм калфакларын сабынлы су белән юыгыз; Газ плитә белән стена арасы 5 сантиметрдан да ким булмаска тиеш; Газ приборлары кулланыштан чыккан яисә дөрес эшләмәгән очракта кичекмәстән 04 телефоны буенча газ куллану хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International