Пенсия фонды хезмәткәрләре фатирлар буенча йөрми

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән.

Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикабыз гражданнарын шул рәвешле алдарга омтылучылар шулай ук булган. Алар искәртәләр, пенсия фонды хезмәткәрләре фатирлар буйлап йөрми. Гражданнарны төрле мөрәҗәгатьләр белән территориаль бүлекчәләрендә кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International