Шушы көннәрдә «Мәңгелек ут» янында сугыш ветераны, нефть промышленносте ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Арестов Анатолий Васильевичка багышланган кайгы митингы үтте. Анда шәһәр мәры Рәгать Хөсәенов, «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаиль Нурмөхәммметов, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар катнашты.
Анатолий Васильевич Арестовның якты истәлеге лениногорскилылар күңелендә мәңге сакланыр.
Лениногорскиның "Яшьлек" спорткомплексы территориясендә 11 февраль көнне "Чаңгы юлы - 2017" ярышлары узачак.
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның иминиятләштерү пенсиясе 2016 елдагы инфляция дәрәҗәсендә артачак.
23 гыйнвардан 4 февральгә кадәр шәһәребездә укучылар һәм халык арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) Бөтенроссия кышкы фестиваль узачак.
Лениногорск трамплинчысы Александр Логинов Төркиягә Олимпия фестиваленә барачак Шушы көннәрдә Чайковский шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия беренчелеге узды.
18 гыйнвар көнне 8нче мәктәптә халык җыены узды.
«Исток - Башлангыч» үзәгендә «Шикәр чире» темасына әңгәмә үтте. Медсестра Фархутдинова М.Т. авыруның килеп чыгуы, билгеләре, профилактика чаралары турында сөйләде. Ахырдан буклетлар таратылды.
Кадастр исәбенә алу өчен кирәкле мәгълүмат запросына җавап бирү вакыты кыскартылды. Элек ул биш көн эчендә эшләнергә тиеш иде, хәзер ул вакыт кыскартылды. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Православие динен тотучылар бүген иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе – Кач мануны (Крещение) билгеләп үтә. Аның алдыннан ураза тоталар, бәйрәм көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Кач ману чиркәүнең иң борынгы бәйрәмнәренең берсе.
Лениногорскиның 4нче мәктәбендә кулланучы белемнәре нигезе буенча лекция үтте, дип хәбәр итә республика Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт органы.