Шамил Бикчурин премиясе бирелде

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә шәһәребездә Шамил Бикчурин исемендәге премиягә ия булучылар билгеле булды.

Алар – алтау. “Мәгърифәтчелек” номинациясендә Туган якны өйрәнү музееның иҗат коллективы белән музыка белгече, ансамбль җитәкчесе Рәмзия Галимова алды. “Мәдәният” номинациясендә шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнашучы Ринат Хәбибов, җирле композитор Каюм Шәрәф һәм рәссам Владимир Степановка бирелде. “Поэзия”дә җирле шагыйрә Мәһәрша Вәлиуллова ия булды. Әйтергә кирәк, әлеге премия бирелә башлаганнан бирле 64 лениногорскилы һәм иҗат коллективлары лауреат булган. Элегрәк ул ел саен бирелсә, хәзер өч елга бер тапкыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International