Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов катнашты. Анда берничә мәсьәлә каралды. Шуларның беренчесе – район башкарма комитеты җитәкчесенең килешү срогы чыгу сәбәпле, әлеге вазифага кандидатура сайлау иде. Билгеле булганча, бу урында Наил Залаков эшләде. “Әлеге җаваплы вазифада 2 ел бик тиз үтеп китте. Шактый эшләр башкардым дип, мактана алмыйм, ләкин шуны аңлап әйтә алам: алга таба да халык өчен, районны алга җибәрү өчен хезмәт итәргә әзер”, диде ул. Аның кандидатурасын яклап, Кирлегәч җирлеге башлыгы Сәрия Сәлахова, депутат Владимир Рослов чыгыш ясадылар. Алар Наил Ринатовичның район халкының проблемалары белән таныш булуын, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуын билгеләп үттеләр. Депутатлар ачык сайлау юлы белән тавыш бирде. Күпчелек тавыш Наил Залаков өчен булды. Шулай итеп, район башкарма комитеты җитәкчесенә янәдән ул сайланды. Аның икътисад буенча урынбасары Гөлфия Арсланова лаеклы ялга китү сәбәпле, әлеге вазифага Зөлфия Михайлова билгеләнде. Ул Пенсия фонды идарәсендә пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге начальнигы булып эшләгән. Аларның икесенә дә зур уңышлар теләделәр.
Сессия эшендә шулай ук башка сораулар да каралды. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.