«Лениногорскнефть» идарәсенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр йөзү буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар. Анда республиканың 300дән артык оста йөзүчесе катнашты. Лениногорскилы Андрей Козлов 100 метр арада спорт мастеры нормативларын үтәде. Шулай ук: Камилла Бәдретдинова, Айрат Билалов, Диана Габдуллина, Агния Карнаушенко, Анатолий Однорожников, Сергей Осипов, Хабибуллин Рөстәм лаеклы чыгыш ясады.