Машинагызны тиешсез урында калдырмагыз

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Теләсә-кайда калдырылган машиналар башка техникага подъезд янына якын килергә комачаулык тудыра,  ул үз чиратында янгын-фәлән килеп чыкса, бик аяныч тәмамланырга мөмкин.

Шәһәр һәм районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ишегалларында махсус техника өчен комачаулык тудырмагыз дип мөрәҗәгать итә. Машиналарның тиешсез урында торуы аркасында,  еш кына янгын урынына барып җитү вакыты озыная, техника ерак торган саен суның көче кими.

Россия Административ Кодексында янгын сүндерү машинасына юл бирмәү белән бәйле штраф каралган. Гражданнар өчен ул 1мең 500 сумнан 2 меңгә кадәр, вазифаи затларга 7 меңнән 10 мең сумгача, юридик затларга 100 меңнән 150 меңгәчә. Хокук бозу турындагы беркетмәне эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, янгын сүндерү бүлеге җитәкчеләре төзи ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International