ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында 9 февраль көнне гореф-гадәт буенча, мәктәп балалары белән очрашу булып узды. Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 4 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары килде.

Күптән түгел шәһәрнең 10нчы мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре өчен һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы үтте, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә атна дәвамында парламент дәресләре үтте. Быел аның темасы:«Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем». Анда өлкән сыйныф укучыларыреспубликаның үсеш стратегиясен өйрәнде.

18 гыйнвар - 3 февраль аралыгында шәһәрнең 13 микрорайонында халык җыеннары узды. Микрорайонда яшәүчеләр алдында 2016 елда башкарылган эшләр белән ТОС, коммуналь хезмәт күрсәтүче  оешма җитәкчеләре хисап тотты. Шулай ук мәктәп директорлары, участок инспекторлары чыгыш ясады.

Лениногорскида узган атнада 2нче мәктәп базасында һәм Боз сараенда җитәкчеләр арасында волейбол буенча, мәгариф хезмәткәрләре арасында хоккей буенча зональ ярышлар узды.

31 гыйнвар - 7 февраль аралыгында ил буйлап Куркынычсыз Рунет атналыгы үтте, ул цифрлы технологияләрне куркынычсыз файдалану проблемаларына кагылган.

7-8 февраль «Ландыш» балаларны сәламәтләндерү лагеренда («Лениногорскнефть» идарәсе) «Рухият» фондының “Сандугач сайрар илем” фестивале үтте. Лениногорскилылар анда уңышлы чыгыш ясады.

Закон нигезендә хезмәт пенсиясеннән түбәндәге очракларда тотып калырга мөмкиннәр.

1) суд приставларыннан башкарма документлар булганда;

2) пенсия белән тәэмин итүче оешмалар карары нигесендә;

3) суд карары нгезендә. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

 


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

1 гыйнвардан туристлык эшчәнлеге белән бәйле актларга үзгәрешләр кертү турындагы закон үз көченә керде.Аерым алганда, ул туроператорның килешүдә күрсәтелгән таләпләрне үтәмәве белән бәйле. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

Күпфатирлы йортта гомуми милекне тоту өчен кулланылган кайнар су, салкын су, электр энергиясе һәм җылылык энергиясен билгеләү тәртибе билгеләнде. РФ субъекты дәүләт властьлары 2017 елның 1 июненнән дә соңга калмый әлеге нормативларны кабул итәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International