Лениногорскида 2016 елга нәтиҗә ясадылар

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Шушы көннәрдә муниципаль районның 2016 елдагы эшчәнлеге буенча йомгаклау сессиясе үтте. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Баштан кунаклар берничә объектта булды. Беренче булып, Нефть техникумындагы “Идеяләр остаханәсе” инновация үзәген карадылар.

-Чаллы мэры булып эшләгәндә минем дә шундый үзәк булдыру идеям бар иде.  Малайларны тәрбияләүдә ирләр кулы кирәк бит.   Балага чүкеч ише эш кораллары тотарга, бергә нәрсәдер ясарга өйрәнү өчен менә дигән урын булган.  Шәһәрдә ул бик популяр булыр әле, - дип билгеләп үтте Васил Гаязович.

Кунаклар нефть музеенда да булды. Мәдәният сараена килгәч, фойеда оештырылган күргәзмәне карадылар. Анда уку йортлары, спорт мәктәпләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр үз эшләрен алып килгән. Бу юлы Керкәледән комган, чүмеч ясаучы Рәшит абый Насыйбуллин да килгән.  “Күмер самавыры кайнатмыйлар бит хәзер, самавыр торбасын сораучылар бармени”, - дип сорады Васил Шәйхразиев. Рәшит абый:”Урманга чыкканда кайнаталар, бөтенесенә дә ясап өлгереп бетереп булмый әле, - диде. 14нче мәктәп, балалар сәнгать мәктәбе, иҗат йорты эшләнмәләре, кул эшләрен караганнан соң, аларны башкаларга тәкъдим итү, сату җаен табарга киңәш итте.

2016 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча, безнең муниципаль район 13нче урында тора, шәһәрләр арасында-сигезенче урында. Тулаем  төбәк продукты 64 миллиард сумга җиткән, нефть табу күләме сакланган.  Районның авыл хуҗалыгы тармагы да елны 11процент үсеш белән тәмамлаган. Сөт җитештерүне арттырып үтәгәннәр, эре маллар саны саклап калынган. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгышында күбрәк уңай якларга, предприятие һәм оешмаларның эше һәм уңышларына тукталды. Шулай ук күбрәк игътибар таләп итә торган тармакларны да әйтеп үтте. Шуларның берсе -  шәһәр һәм районда  кече һәм урта бизнес үсеше. Үсеш бар, тик тиешле дәрәҗәдә генә түгел. 2016 ел нәтиҗәләре буенча, аларның район икътисадына керткән өлеше - 15,3 процент.  Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бу - нефть табу районнарына хас күренеш. Тик шуңа карамастан, муниципалитет алдына куелган бурычларны үтәргә тиеш. Районда эшмәкәрлек үсеше белән бәйле программа эшләп килә, аның буенча, промышленность паркларында эшли башлаган резидентларга аренда түләвен киметү каралган, бездә алар икәү – “Идея-Юго-Восток” һәм “Шугурово” промышленность мәйданчыгы, хәзерге вакытта аларда 41 эшмәкәр эшчәнлек алып бара. Районның 2030 елга хәтле төзелгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе дә кече һәм урта бизнес үсешенә уңай шартлар тудырыр, дип уйлыйбыз, ди район башлыгы.

Лениногорскилылар спортның футбол, теннис, бокс, велосипед спорты кебек төрләрен үз итә башлаган. Бу башкаларга игътибар азайды, дигән сүз түгел, киресенчә, шәһәрдәге биш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Теннис- Холлда аның 14 төре буенча шөгыльләнәләр. Арада республика гына түгел, россиякүләм һәм халыкара турнирларда призлы урын алганннары бар. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, чемпионнарны яхшы спорт инфраструктурасы, матди-техник база һәм яхшы тренерлар булганда гына әзерләп була. Ә соңгы елларда яңа спорт комплексы төзү кирәклеге килеп баскан. Моны спортчылар, әти-әни сорый, шулай ук булганнарының торышын анализлау да күрсәтеп тора. Тренерларның җитәрлек булмавы да борчый, алар штатта каралмаган, ә бу мәсьәләне урында гына хәл итү мөмкин түгел. Әлеге теләк республика җитәкчелегенә җиткәрелсен иде, әлбәттә.

-Бүгенге көндә безне хезмәт яшендәге халыкның баш миендәге кан әйләнеше бозылу белән бәйле авырудан үлүе нык борчый, диде район башлыгы.  – Шул уңайдан йөрәк-кан тамырлары үзәге булдырып, әлеге авыруларны үзебездә дәвалаячакбыз. Моның өчен үзәк район хастаханәсе терапия бүлегенең бишенче каты ремонтланды, республика һәм җирле бюджет средстволарыннан 27 миллионнан артыграк тотылды. Шунда куяр өчен җиһаз алу өчен республика  74 миллион ярым бүлеп бирде. Ул быелның икенче кварталында урнаштырылачак. Үзәк булдыру бик яхшы, тик анда эшләргә тәҗрибәле кадрлар да булсын иде. Чыгыштан күренгәнчә, безнең сәламәтлек саклау учреждениеләрендә табиблар белән тәэмин ителеш 52,5 процент , 2015  елдагы белән чагыштырганда, 2 процентка арткан. Хастаханә штаты былтыр 17 табибка баеган, шуның дүртесе югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечләр - педиатр, анестезиолог, травматолог, уролог. Җиде медицина хезмәткәренә былтыр “Земский доктор” программасы буенча торак йорт та бирелгән.  Бүгенге көндә үзәк хастаханә дәвалау –профилактикалау учреждениеләре челтәренә 11 структур бүлекчә, 29 ФАП керә, алар халыкка беренчел һәм махсуслаштырылган хезмәт күрсәтә. Докладчы билгеләп үткәнчә,  муниципалитет сәясәтенең төп максаты булып, халыкның сәламәтлеген яхшырту, авыруларны, үлемне киметү, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатлы булуын тәэмин итү тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International