Көн тәртибенә шәһәр ветераннар советы һәм «Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчелегенең ветераннар: сугыш һәм нефть промышленносте ветераны В.Д. Пилипенко һәм Социалистик Хезмәт Герое, нефть промышленносте ветераны А.В. Арестовның исемнәрен мәңгеләштерү мәсьәләләре куелган иде. Комиссия членнары фикер алышканнан соң шәһәр Советы сессиясенә түбәндәге сорауларны тәкъдим итәргә дигән карарга килде:
1. Нефть промышленносте ветераны В.Д. Пилипенко яшәгән йортка истәлек барельефы куярга;
2. 7нче микрорайондагы бер урамга Социалистик Хезмәт Герое, нефть промышленносте ветерыны А.В. Арестов исемен бирергә.