18 гыйнвар - 3 февраль аралыгында шәһәрнең 13 микрорайонында халык җыеннары узды. Микрорайонда яшәүчеләр алдында 2016 елда башкарылган эшләр белән ТОС, коммуналь хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре хисап тотты. Шулай ук мәктәп директорлары, участок инспекторлары чыгыш ясады.
Шәһәр һәм районда 2016 елда башкарылган һәм 2017 елда башкарылачак эшләр турында район башлыгы Рягать Хөсәенов сөйләде.
Халык җыеннарда актив катнашты, 150 дән артык сорау бирелде. Аның 30 % шунда ук хәл ителде. Калган сораулар беркетмәгә кертелде, хәзерге вакытта алар буенча эш алып барыла.