Лениногорскида парламент дәресләре үтте

2017 елның 10 феврале, җомга

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә атна дәвамында парламент дәресләре үтте. Быел аның темасы:«Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем». Анда өлкән сыйныф укучыларыреспубликаның үсеш стратегиясен өйрәнде.

7 февральдә Дәүләт Советы депутаты  Илдус Касыймов һәм шәһәр башлыгы урынбасары и заместитель Главы города Лениногорск Гөлфирә Рафикова 12нче лицейда узган парламент дәресендә катнашты. Аны тарих укытучылары әзерләгән, 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Дәрес барышында алар проблемалар чиштеләр, проектлар якладылар.6нчы мәктәптә укучылар Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин белән очрашты, һәрбер мәктәптә диярлек ул атнада төрле дәрәҗәдәге депутатлар чыгыш ясады, укучылар сорауларын бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International