31 гыйнвар- 7 февраль аралыгында ил буйлап Куркынычсыз Рунет атналыгы үтте, ул цифрлы технологияләрне куркынычсыз файдалану проблемаларына кагылган. Безнең китапханәләрдә дә шул уңайдан күп чаралар узды. Үзәк һәм балалар китапханәсе, Шөгер, Куакбаш, Урдалы, Зеленая Роща, Урмышлы һәм башка китапханәләрдә “Интернет” төшенчәсе белән таныштырдылар, виртуаль тирәлек турында аңлаттылар, балалар өчен файдалы сайтлар булуын белделәр. Шәһәр һәм райондагы 25 китапханәдә 400 дән артык кеше катнашты.