Республика буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне дәүләт теркәве өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыруын дәвам итә. Бу турыда Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйли. Тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укып белегез.
Берничә ел дәвамында «Исток-Башлангыч» үзәге белгечләре «Про: Свет» программасын тормышка ашыралар. Аның максаты һәм бурычлары:
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Россия, шул исәптән Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты һәм конфедерация Кубогына болельщикларны идентификацияләү системасы эшләнүе (болельщик паспорты) турында хәбәр итә.
“Татарстанның радиотелевидение тапшыру үзәге” филиалы хәбәр иткәнчә, 20 март көнне 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр Лениногорск радиотеле үзәгендә планлы ремонт-профилактика эшләре башкару сәбәпле, барлык федераль һәм региональ тапшырулар күрсәтелмәячәк.
Халыкның гигиена буенча белемен арттыру, сәламәт яшәү рәвешенә игътибарын юнәлтү максатында, республика буенча Роспотребнадзор идарәсе 20 марттан 25 майга кадәр «Казань, футбол, здоровье!» сүзләрен иң яхшы кычкыруга –кричалкага (слоган) конкурс игълан итә.
Хөрмәтле Лениногорск районы халкы!
Сезне «Авыл – мөмкинлекләр территориясе” бөтенросия проектында катнашырга чакырабыз. Аның кысаларында иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау конкурсы булачак. Анда 18-35 яшьлек гражданнар катнаша ала, аларның авылда яшәве һәм иҗтимагый тормышта актив катнашуы кирәк.
Районда язгы су ташкынына каршы көрәш чаралары башланды. Ташу вакытында башкарасы эшләр турында район башлыгының карары февраль ахырында имзаланды. Ташкынга каршы чараларны башкару буенча эшче төркем оешты, язгы ташкын белән бәйле гадәттән тыш ситуацияләр килеп чыга калса, аларны башкаруда нинди көч һәм чаралар тартылачагы билгеләнде. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре әйтүенчә, районда дүрт авылга: Сугышлы, Керкәле, Яңа Шөгер, Сарабикколга су басу куркынычы яный. Шулай ук тагын 14 торак пункт та куркыныч зонага керә, 303 йорт аерым игътибарда булачак.
Безнекеләр, Бөгелмәгә барып, ГТО нормалары тапшырды һәм икенче урын алып кайтты.
Бүген Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланды. Китапханәчеләр 8нче мәктәп укучылары өчен белем сәгате үткәрде. Анда балаларны чит ил язучылары Жюль Верн, Джек Лондон, Дж. Свифтның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар.
15 мартта 9.00 -18.00 сәгатьләрдә Роспотребнадзор үзенең территориаль бүлекләрендә “Кулланучылар өчен ачык ишекләр көне”үткәрә. Лениногорскида ул түбәндәге адрес буенча үтә: Лениногорск, Менделеев урамы, 37нче йорт.