9 мартта 13.05 сәгатьтә «Эхо Москвы в Казани» радиосының «Персонально Ваш»тапшыруында республика буенча Росреестр идарәсенең бүлек начальнигы Энҗе Мөхәмәтгалиева «Дача амнистиясе» буенча 2017 елдан кертелгән үзгәрешләр турында сөйли.
Мәдәният сараеның залы ул көнне гүзәл затлар белән тулы иде. Аны район башлыгы Сергей Тимаков ачып җибәрде. Хатын-кызларга сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләде. Үзешчән артистлар бик күп җыр башкарды, бию коллективлары биеде. Сәхнәдән ул көнне ярату һәм рәхмәт сүзләре генә ишетелде.
Сезне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Сез яшәү башлангычы, гаилә сакчысы булып торасыз. Тормышта төрле чаклар буладыр, тик һәрвакыт мөлаем, нәфис зат булып каласыз. Кайсы гына тармакта хезмәт куйсагыз да, һәр җирдә оста һәм булдыклы булуыгызны күрсәтәсез. Сезгә хезмәтегез, сабыр һәм акыллы булуыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Өлкән яшьтәге хатын-кызларга: сугыш һәм тыл ветераннары, гомерләрен район, республика, илебез үсешенә багышлаганнарга - аерым хөрмәт, аерым рәхмәт. Авыр чаклар булуга карамастан, ярату, шәфкатьлелек, игелекле булу кебек сыйфатларны саклап кала алгансыз.
Пенсияләрне кредит оешмасы, яисә почта элемтәсе аша алырга мөмкин. Пенсия китерү оешмасын сайлау өчен Пенсия фондының территориаль бүлекчәсенә яисә “Шәхси кабинет” онлайн сервисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә инвалидлар җәмгыяте членнары өчен шундый исемдәге чара үтте. Кунаклар бәйрәмнең тарихы белән танышты, конкурста катнашты. Алар өчен Ләйсән Рахманова җырлады. Ә үзәк китапханә рәссамы Наталья Гордеева курчак әзерләү буенча мастер-класс үткәрде.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Бердәм идентификация һәм аутентификация (ЕСИА) системасында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә килеп туган авырлыкларны киметү максатында, инструкция тәкъдим итәбез.Сылтамасы:
Лениногорск буенча Росреестр идарәсенең бәйрәмнәрдә эшләү графигы
7 мартта - 8.00дән 18.00 сәгатькәчә эшли,
8 мартта – бәйрәм көн (ял көне);
Башка көннәрне документлар гадәти режимда кабул ителә.
Түбән Кама шәһәрендә үткән грек-рим көрәше буенча республика чемпионаты һәм беренчелегеннән безнең егетләр призлы урыннар алып кайтты.
1 - 7 мартта Чайковский шәһәрендә (Пермь өлкәсе) чаңгыда трамлинан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча Спартакиада үтте. Нияз Галиев (ЛНТ) трамплиннан сикереп, бронза медальгә ия булды.Команда ярышларында Нияз Галиев, Александр Логинов (8нче мәктәп), Марс Садреев (8нче мәктәп), Руслан Ахметшин (6нчы мәктәп) составында дүртенче урын алдылар.
Бәйрәм алдыннан үзәктә өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле катнашында чара үткәрелде. Алар борынгы заман җырларын һәм хәзергеләрне башкардылар, биеделәр, баянда уйнадылар. Өлкәннәр бик канәгать калды.