Безнекеләр, Бөгелмәгә барып, ГТО нормалары тапшырды һәм икенче урын алып кайтты.
ГТО нормалары тапшыру буенча кышкы фестивальнең зона этабы иде ул. Лениногорскиның җыелма командасы составында мәктәп, колледж укучылары, предприятие хезмәткәрләре бар иде. Алар озынлыкка сикерде, отжимание ясады, атты, йөзде,чаңгыда узышты. Нәтиҗәдә, безнекеләр икенче урынны алды, беренчедә- бөгелмәлеләр, өченчедә Баулы командасы.