Районда язгы су ташкынына каршы көрәш чаралары башланды. Ташу вакытында башкарасы эшләр турында район башлыгының карары февраль ахырында имзаланды. Ташкынга каршы чараларны башкару буенча эшче төркем оешты, язгы ташкын белән бәйле гадәттән тыш ситуацияләр килеп чыга калса, аларны башкаруда нинди көч һәм чаралар тартылачагы билгеләнде. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре әйтүенчә, районда дүрт авылга: Сугышлы, Керкәле, Яңа Шөгер, Сарабикколга су басу куркынычы яный. Шулай ук тагын 14 торак пункт та куркыныч зонага керә, 303 йорт аерым игътибарда булачак.
Су басу куркынычы булганда:
Мөмкинлегегез булса, туганнарыгыз, яисә дусларыгызга күченеп торыгыз.
Кыйммәтле әйберләрне өй түбәсенә яисә башка биегрәк урынга күчерү кирәк.
Документ, акча, җылы киемнәр, азыкны алдан ук әзерләп куегыз.
Җирле үзидарә органнары мәгълүматын игътибар белән тыңлагыз.
Кинәт су басса:
Әзерләп куйган әйберләрне тиз генә алып, утны һәм газны сүндереп йорттан чыгып китегез.
Кул астындагы әйберләрдән файдаланыгыз: автомобиль камерасы, такта, бүрәнә, бочка һәм башкалар.
Ярдәм кирәк булган очракта 01, 2-75-77 (бердәм диспетчерлык хезмәте) телефонына, кәрәзле телефоннан 101, 112 коткару хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.