Бүген Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланды. Китапханәчеләр 8нче мәктәп укучылары өчен белем сәгате үткәрде. Анда балаларны чит ил язучылары Жюль Верн, Джек Лондон, Дж. Свифтның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырдылар.