ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең муниципаль районда, санитар-экологик икеайлык башлана. Шул уңайдан, мэриянең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә киңәшмә үтте. Анда предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

28 март көнне шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда Балалар йортында тәрбияләнүчеләр кабат кунакта булды.Балалар "Хатын-кыз дөньясы" исемле күргәзмә карадылар һәм "Балаларга сәнгать турында" дип аталган чарада катнаштылар.

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында районның аграр предприятиеләре язгы кыр эшләренең эш планнары белән таныштырдылар.

Мәгариф идарәсе утырышлар залында шәһәр һәм район хәрби комиссары җитәкчелегендә хәрби исәпкә алу өчен җаваплылар өчен чара үтте. Анда Хәрби комиссариатның бүлек начальниклары, белгечләре катнашты.

Дәүләт теркәве һәм объектны дәүләт теркәвенә алу өчен документларны электрон рәвештә бирергә мөмкин. Әлеге сервис Росреестрның электрон порталында функцияләнә: rosreestr.ru.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

25 мартта политехник колледж бинасында «Эшмәкәрлек фабрикасы” ның чираттагы утырышы үтте. Анда Әлмәт, Чистай, Азнакай, Баулы һәм Лениногорскиның бизнес командасы вәкилләре дә катнашты.

Турнирга Россиянең төрле шәһәрләреннән 24 катнашучы килде (12пар).

31 марттан  2 апрельгә кадәр Казанның «Дворец водных видов спорта» сараенда (Казан, Сибгат Хәким ур, 70) суга сикерү буенча FINA/NVC 2017 дөньякүләм сериянең 3нче этабы үтә. Ул казанда инде өченче тапкыр үтә. Билетлар 150 сумнан 300 сумгача,аны сатып алу турында www.dspkazan.com сайтыннан белергә була.

 

"Тоталь диктант -2017" акциясе 8 апрель көнне 14.00 сәгатьтә шәһәребезнең 2нче мәктәп базасында узачак.

2017 елның 1 гыйнварыннан мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе, вакытлыча эшкә яраксызлыкка взнослар Россия Салым Кодексының 34нче бүлеге тарафыннан карала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International