Мәгариф идарәсе утырышлар залында шәһәр һәм район хәрби комиссары җитәкчелегендә хәрби исәпкә алу өчен җаваплылар өчен чара үтте. Анда Хәрби комиссариатның бүлек начальниклары, белгечләре катнашты. Чакырылучылар арасында 100дән артык оешма һәм 24 авыл җирлеге вәкиле бар иде. Кеше һәм транспорт ресурсларын оештыру, яңадан исәпкә алу, документларны рәсмиләштерү, хисап бирү белән бәйле сораулар каралды.