Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында районның аграр предприятиеләре язгы кыр эшләренең эш планнары белән таныштырдылар. Аның эшендә республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, министрлыкның азык җитештерү секторы мөдире Ринат Ногманов катнашты. Хуҗалык җитәкчеләре чәчүлек җирләренең структурасы, чәчүлек орлыкларының сыйфаты турында сөйләде. Анализлау барышында кайбер хуҗалыкларда ашлама белән аз тәэмин ителгәнлеге һәм югары культуралар өчен чәчүлек җирләре булмавы ачыкланды. Тәлгать Таһирҗанов бу кимчелекләрне бетерергә бик аз вакыт бирде.