28 март көнне шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда Балалар йортында тәрбияләнүчеләр кабат кунакта булды.Балалар "Хатын-кыз дөньясы" исемле күргәзмә карадылар һәм "Балаларга сәнгать турында" дип аталган чарада катнаштылар. Анда балалар сынлы сәнгатьнең төп жанрлары, рәссамнарның эш кораллары, эш материаллары белән таныштылар.