1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең муниципаль районда, санитар-экологик икеайлык башлана. Шул уңайдан, мэриянең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә киңәшмә үтте. Анда предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Ике ай дәвамында урамнар, сквер-парклар, бакчачылык һәм гараж ширкәтләре, шәхси сектор территорияләре, чишмәләр чистартылачак, кар эреп беткәч, шәһәр урамнарын да юу күздә тотыла. Апрель ахырында агач утырту атналыгы башланачак. Тиешсез урынга чүп түгүчеләрне дә күзәтәчәкләр.