ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

Шәһәребездә матур гадәткә кергән төрле микрорайоннарда узучы Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте.


10
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР буенча РФ ТК Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлегенең яңа административ бинасы ачылуда катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәмәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов катнаштылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Лениногорск һәм Нурлат муниципаль районнарына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты берничә социаль объектта булачак, республика программаларын гамәлгә ашыруны тикшерәчәк, шулай ук быелгы урып-җыю кампаниясенең төп мәсьәләләре турында сөйләшер өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашачак.  


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

10 -13 августта Казанда  Баскет-холлда (Спартаковская, 1)  баскетбол буенча ир-ат командалары арасында халыкара турнир тренировкалары һәм матчы үтә. Расписаниесы белән сайтның рус телендәге вариантыннан карап белегез.

12 август - Физкультурачы көне.

Лениногорскилыларны шул көн уңаеннан Түбән сулыкта күп массакүләм спорт чаралары көтә.

Хәзерге вакытта  “Синең тарихи дөньяң” (http://2mir-istorii.ru/) социаль челтәрен формалаштырру бара. Анда тарих, философия, мәдәниият, дин буенча кызыклы материаллар урнаштырылачак. Анда лениногорскилылар да катнаша ала, тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

Ул бүген, 11 августта,  Нефть монументы янында уза.  Сәгать 15.00дә башлана, беренче сыйныфка баручыларга хәйриячеләр барлык кирәк-ярак тутырылган портфель тапшырачак.

 


30
июнь, 2017 ел
җомга

7 июльдә Лениногорск муниципаль районында халыкның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре сораулары буенча кабул итү булачак, ул хезмәт законын бозуны кисәтү максатында уздырыла.

 


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район һәм шәһәр территориясендә “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе узды.

 

Лениногорск балалар йортының «Родничок» лагеры капиталь ремонттан соң кабат ачылды. Тантанада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима катнашты. Хәзер лагерь барлык таләпләргә дә туры килә. Ул республика программасы буенча, “Татнефть” ярдәме белән ремонтланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International