"Наркотикларсыз тормыш" акиясенә нәтиҗә ясалды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Район һәм шәһәр территориясендә “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясе узды.

Акция барышында эчке эшләр бүлегенә гражданнардан дүрт мөрәҗәгать килеп ирешкән. Бер аноним хәбәр буенча җинаять эше дә кузгатылган. Кузгатылган җинаять эшләре тугызау: шуның икесе - наркотик матдә сату, җидесе-саклау буенча. Шулай ук 31 административ эш кузгатылган, 31 кеше тоткарланган. Әлеге чорда район территориясендә дүрт урында киндер үсүе ачыкланып, ул юк ителгән.

Сәламәт яшәү рәвеше һәм яшүсмерләрдә наркотикларга карата тискәре караш тәрбияләү уңаеннан, лекцияләр булды, әңгәмәләр оештырылды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге. Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән дә аңлату эшләре алып барганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International