Лениногорск балалар йортының «Родничок» лагеры капиталь ремонттан соң кабат ачылды. Тантанада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республика мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима катнашты. Хәзер лагерь барлык таләпләргә дә туры килә. Ул республика программасы буенча, “Татнефть” ярдәме белән ремонтланды.