Шәһәребездә матур гадәткә кергән төрле микрорайоннарда узучы Ишегалды бәйрәмнәре башланып китте.
Аның беренчесе Шашин урамы, 53нче йорт ишегалдында узды.
Әлеге бәйрәм халык өчен озын көннән соң ял итү, бер-берең белән күрешү чарасы булудан тыш, борчыган сорауларны, гозереңне төрле хезмәт вәкилләренә җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек булып тора. Йортларга хезмәт күрсәтүче “Жилсервис” җәмгыяте һәм 11нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе белән берлектә уздырган бәйрәмгә дә шәһәребездәге күп кенә служба вәкилләре килгән иде. Бәйрәмнәр дәвам итә.