7 июльдә Лениногорск муниципаль районында халыкның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре сораулары буенча кабул итү булачак, ул хезмәт законын бозуны кисәтү максатында уздырыла.
Безнең муниципаль районның кеше хокуклары буенча вәкиле Людмила Наумова һәм республика дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт бүлеге баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов кабул итәчәк. Ул Никахлашу сараенда 10.00 – 12.00 сәгать аралыгында узачак, адресы:Булгаков урамы, 1 “А” йорт. Алдан язылу кирәк булачак, ул эш көннәрендә иртәнге 8дән 17 сәгатькә кадәр алып барыла. Телефон:5-06-64.