ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елда Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга XV ачык конкурс (алга таба - Конкурс) үткәрелә. Конкурсның тәртибе һәм шартлары түбәндәге сайтта урнаштырылган: www.pcg.ru/

Әгәр гаиләдә  грипп белән авыручы барлыкка килсә, аны мөмкин кадәр изоляцияләргә, шәхси савыт-саба, сөлге һәм кулъяулыклар бүлеп бирергә кирәк. Кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга кирәк. Табиб авыруны дәвалый һәм башка гаилә әгъзалары өчен профилактик чаралар тәкъдим итә. Табиб киңәш итсә, госпитализациядән баш тартмагыз.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 12 февралендә  "Лениногорск политехник колледжында"   А1 категорияле мототранспорт чаралары белән идарә итүгә укыганнар арасында имтихан узды. Барлык курсантлар –  "Транснефть-Прикамье" АҖ оешмасы хезмәткәрләре.

2019 елның 12 февралендә - «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында " Федераль закон нигезендә гомуми файдаланудагы җирләр коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең барлык әгъзаларының гомуми өлешле милкенә тапшырылырга мөмкин дип каралган. Мондый җир кишәрлегенә гомуми өлешле милек хокукы аны дәүләт теркәвенә алган вакыттан бирле барлыкка килә.

2019 елның 12 февралендә Лениногорск Мәдәният сараенда Муса Җәлил иҗатына багышланган чара үтте.

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  авыл  хуҗалыгын үстерү, авыл  хуҗалыгы  продукциясе, чимал һәм азык-төлек  базарларын җайга  салу  буенча  дәүләт  программасын       2025 ел  ахырына  кадәр  озайтты.   Бу  хакта  тиешле  карар   хокукый  мәгълүматның  рәсми   интернет-порталында  басылып  чыкты. 

Бүген Мэриядә тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын  торак белән тәэмин итү программасы кысаларында  сертификатлар тапшырылды.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 13 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кар көтелә.

Лениногорскида «Россия чаңгы юлы-2019 " массакүләм чаңгы ярышы үтте. Быел 700дән артык кеше стартка басарга һәм дистанцияне узарга теләк белдерде. 

15 февральдә сезне совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чараларда катнашырга чакырабыз:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International