Лениногорскида «Россия чаңгы юлы-2019 " массакүләм чаңгы ярышы үтте. Быел 700дән артык кеше стартка басарга һәм дистанцияне узарга теләк белдерде.
Тантаналы ачылышта шәһәр спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аның нәтиҗәләре буенча предприятиеләр арасында 1 урын - "ЛН" НГДУ, 2 урын - "Лениногорскгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе, 3 урын - "ЛТС"ҖЧҖ. Уку йортлары арасында: 1 урын-ЛНТ, 2 урын-КНИТУ КАИ ЛФ, 3 урын - "ЛПК".
Ир-атлар арасында старт бик кызык барды. Хокук тәртибен "Форпост"егетләре саклады. Ә менә кайнар чәй белән Лениногорск Район Балалар думасы волонтерлары сыйлады.