14 фераль көнен барлык гашыйклар да билгеләп үтә торгандыр. Ә инде кайберәүләрнең, бу көнне үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәргә дә теләкләре бар. Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда 2019 елның 14 февраль көнендә алты пар үзләренең тормышларын бәйләп җибәрде.
Район башлыгы Рәгать Хөсәеновның журналистлар белән очрашуы күркәм традициягә әйләнде. “Ярмарка” нәшрият йортында үткән чираттагы очрашуда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, ветеран-журналистлар, бүгенге көндә шәһәрдәге төрле газет һәм телевидениедә эшләүче журналистлар катнашты.
14 февраль көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев белән очрашу узды.
13 февраль көнне "Форпост" үзәге активистлары Бердәм балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән акция үткәрделәр. Үтеп баручыларга кайнар линия номеры белән визиткалар таратылды.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 15 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кар, буран көтелә.
Якташыбыз, Иске Шөгер авылы кызы Илсөя Бәдретдинова Лениногорск Мәдәният сарае залын тутырып килгән тамашачыга җыр-моң бүләк итте.
Лениногорскида "Скандинавия йөреше" буенча ярышлар үтте. Әлеге спорт төрен яратучы 30га якын кеше узышка чыкты.
23 һәм 24 февральдә ял итәчәкбез.
Балалар Район Думасы яшь активистлар сафын тулыландырырга дигән карар кабул итте.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 14 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кар, юеш кар көтелә.