Бүген Мэриядә тантаналы рәвештә Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы кысаларында сертификатлар тапшырылды.
Бу юлы әлеге бәхеткә Бөек Ватан сугышы ветеранарының тол хатыннары - Мәрьям Котлахметова һәм Александра Юдина ия булдылар. Өлкәннәр үзләре килә алмаган, чарада аларның кызлары катнашты. Сертификатларны Башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков тапшырды.