2019 елның 12 февралендә Лениногорск Мәдәният сараенда Муса Җәлил иҗатына багышланган чара үтте.
Тамашачыларга танылган герой-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат тарихы тәкъдим ителде, "Җәлил укулары" халыкара конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр аның шигырьләрен рус, татар һәм чуаш телләрендә башкардылар