ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 15 мартында «Trusted Smart Products» - цифрлы дөнья: ышанычлы смарт-җайланмалар девизы астында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге чараны уздыру кысаларында, 2019 елның 11 мартыннан 25 мартына кадәр, техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча, 5-36-64 номеры буенча, 9.00 сәгатьтән 16-30 сәгатькә кадәр, «Кайнар линия» оештырылачак.

Игътибар! 2018-2019 еллар дәвамында газ җиһазлары сатучыларның законсыз гамәлләре ешайды. Газ хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән билгесез затлар өйгә, фатирларга керә, кухня бинасының газоанализаторын тикшерә (газүткәргечдәге кушылмаларны тикшерми, ә аны бина үзәге буенча үз эченә ала һәм шунда ук сүндерә), йортларда яшәүчеләргә газ үтүдән һәм аннан соң шартлаудан саклый торган кирәкле җиһазларны сатып алырга, теге яки бу запасны алыштырырга тәкъдим итә.

2019 елда Кара диңгез буенда балалар сәламәтләндерү лагерьларында планлаштырылган сменалар.

8 март-язгы бәйрәм алдыннан шәһәрнең Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Барысы да гаиләдән башлана» дип исемләнгән гаилә конкурсы узды. Конкурста 2 нче урта мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары һәм әти-әниләре катнашты. 


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 7 мартында Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил 15-18 м/с, буран көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, якынлашып килүче бәйрәм көне – Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан, гариза бирүчеләргә күпфункцияле үзәк офисларында бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү һәм бирү графигы турында хәбәр итә.

5 март көнне шәһәр халкы, сугыш һәм хезмәт ветераннары Астафьев Григорий Кириллович һәм Тәхаува Хаҗия Разак кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Лениногорск шәһәре халкы һәм кунаклары! Кар күп яву һәм температура арту сәбәпле, йорт түбәләреннән кар һәм боз катламнарын төшү куркынычы булуы турында кисәтәбез.


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Форум яшьләр өчен төп мәйданчык булып тора, анда һәр яшь кеше һәм команда үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, аны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәме ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International