8 март көнне илебез Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтә.
Бәйрәм алдыннан шәһәр урамнарында “Форпост” үзәге активистлары юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре һәм дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Рахманова Зөлфия белән уртак акция үткәрделәр-автомобильче һәм җәяүле хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, аларга үзәк активистлары ясаган котлау открыткалары тапшырдылар.