Волейбол буенча Лениногорск беренчелеге нәтиҗәләре билгеле булды. Призерлар: предприятиеләр, ир – атлар җыелма командалары: 1 урын-"Лениногорскнефть" идарәсе, 2 урын - "Лениногорскгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе, 3 урын-ЛТС.
Болытлы, төнлә аязучан. Күпчелек районнарда юеш кар, яңгыр һәм явым-төшемнәр.Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык. Көндез көнчыгыштан буран.Җил көньяк-көнчыгыштан,көньяктан 6-11 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 м/с кадәр.
Хөрмәтле хатын-кызлар! 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Лениногорск районы делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты.
7 мартта Лениногорскның ЗАГС бүлегендә 6 гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды.
Мәдәният сараенда 8 Март бәйрәменә багышланган концерт узды. Зал тутырып, төрле тармакта эшләүчеләр, шулай ук лаеклы ялда булучылар, ветераннар – гүзәл затларыбыз утырды.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 8 мартында көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил, 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 2019 елның 7 мартында Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәгендә«Хатын-кызда аерым табышмак бар» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрелделәр.
9 мартта 8.25 сәгатьтә Болгар радиосында күчемсез милек белән алыш-бирешләрнең иминлеге мәсьәләләренә багышланган «Авыл сулышы» программасы чыгачак.
1996 елда Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан балалар әдәбияты өлкәсендә иң күренекле язучыларны бүләкләү өчен Абдулла Алиш исемендәге премия гамәлгә куелды. Ш. Галиев һәм Л. Ихсанова бу премиягә беренче лаек булдылар. Төрле елларда премиягә Р. Мингалимов, Р. Корбан, Ф. Яруллин, Р. Хафизова, Р. Миңнуллин, Д. Гайнетдинова һәм башкалар ия булдылар.