5 март көнне шәһәр халкы, сугыш һәм хезмәт ветераннары Астафьев Григорий Кириллович һәм Тәхаува Хаҗия Разак кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Григорий Кириллович бораулау эшләре идарәсендә эшли. Инженер буларак нефть чыгару үсешенә зур өлеш керткән кеше ул. Аның нефть чыгару буенча диссертациясе бүген дә игътибарга лаек. Күп санлы хөкүмәт һәм тармак бүләкләре иясе. Балалар, оныклар, оныкчыклары да ярата, хөрмәт итә үзен.
Шөгер авылында туган Хазия Разак 1966 елдан бирле сәүдә өлкәсендә эшләгән. Аңарда шәһәр җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары һәм грамоталары бар. Биш бала тәрбияләп үстергән, 13 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.
Ветераннарны предприятие ветераннар советы вәкилләре, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе юбилее белән котладылар. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярларга котлау сүзләрен җиткерде, бүләкләр һәм РФ Президенты В. В. Путинның Котлау хатын тапшырды.